Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Райондашларны «Җәяүле» чарасы көтә

Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау максатыннан, 10-23 август көннәрендә «Җәяүле» чарасы үткәреләчәк.

Көн саен республикабыз юлларында юл-транспорт һәлакәтләре булып тора. Мәсәлән, Татарстан Республикасында агымдагы елның 7 ае эчендә җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 35 кеше һәлак булган. Шулай ук җәяүлеләр кичүендә 241 тапкыр бәрдерү очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә, 8 кеше һәлак булган һәм 243 кеше яраланган. Җәяүлеләрне бәрдерү күбесенчә тәүлекнең караңгы вакытына туры килә һәм күпчелек очракта бу җәяүлеләр киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмау белән дә бәйле.
Хөрмәтле райондашлар, юлларда сак булыйк, караңгы вакытта киемнәребезгә яктылык кайтаручы элементлар тагып йөрик!
Район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев