Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Салавыч балалар бакчасында “Яшел ут алга дәшә” дигән чара узды (+фото)

Урамда үз – үзеңне тоту культурасын тәрбияләү-бүгенге көннең актуаль бурычы. Урамнарда һәм юлларда булуның тәртиплелеген, оештырылуын, җәмәгать транспортында яшьтән үк башларга кирәк, шуңа күрә әлеге мәсьәлә мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбия процессының аерылгысыз өлеше булырга тиеш.

Балачакта үзләштерелгән кагыйдәләр киләчәктә үз – үзеңне тоту нормасына әверелә, аларны үтәү-ихтыяҗ. Балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм аларның тормышын саклау-тәрбиянең төп бурычларының берсе. Хәрәкәт тизлеге, шәһәр урамнарында транспорт агымының тыгызлыгы тиз арта. Шуңа күрә хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим эшкә әверелә. Шул максаттан чыгып без иң кечкенә җәяүлеләрне-өй капкалары артында җитди кыенлыклар һәм куркыныч тудыручы юл һәлакәтеннән саклау проблемасына игътибар итәргә булдык.

 «Салавыч балалар балалар бакчасында» юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү ата-аналар белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Уртак эшчәнлек ата-аналарны һәм балаларны якынайта, үзара аңлашырга, ышанычка өйрәтә, аларны чын партнерлар итә. Бала өчен олы яшьтәге тәрбиячеләр һәм ата-аналар арасында үзара аңлашу да мөһим . Ата-аналарның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә актив катнашуыннан барысы да ота. Уку елы башланып кына китүгә карамастан бакчабызда тәрбияләнүче мәктәкә әзерлек төркеме балалары һәм әти-әниләре, “Яшел ут алга дәшә” дигән бәйрәм иртәсендә катнашып үзләренең көчләрен сынаштылар. Кече яшьтән бергәләп өйрәнгән кагыйдәләрен искә төшерделәр, урам макетларына  куркынычсыз юл ясар өчен юл билгеләре урнаштырдылар.Бәйрәм иртәсенең күнелле ярышлар белән бергә куркынычсыз юл кагыйдәләрен искәрткән җыр биюләр белән бергә үрелеп баруы, әти-әниләр һәм балаларга аеруча күңелле һәм файдалы булды.

 Бәрәмебездә катнашкан Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы ,полиция майоры Шаймөхәммәтов Рафил Равил улы һәм Балтач районы юл йөрү кагыйдәләре профилактикасы буенча җитәкчесе Хадиева Лилия Мөхәммәт кызының әти-әниләргә һәм балаларга бигән киңәшләре бакчабызда тәрбияләнүчеләргә һәм әти-әниләргә бик үтемле булды.

Гөлназ Кәлимуллина,  

Гөлия Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев