Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Укучыбыздан сорау

Сорауга җавапны район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин бирде.

— 2024-2025 елларда машина йөртү таныклыгының срогы чыкса, өч ел эчендә алыштырмасаң да була икән, бу мәгълүмат хакмы?

— 2023 елның 23 декабрендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2269 номерлы карары үз көченә керде. Чыннан да анда 2024 елның 1 гыйнварыннан 2025 елның 31 декабренә кадәр машина йөртү таныклыгының срогы чыга икән, ул өч елга озайтыла диелгән. Моның өчен район ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать итәсе юк, ул автомат рәвештә озайтылачак.

Ләкин шул ук вакытта бу үзгәрешнең трактор праваларына кагылмавын да искәртеп узасы килә. Әгәр дә сезнең трактор правасының срогы чыгып килә икән, аны вакытында алыштырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина йөртү таныклыгының срогы