Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл һәлакәтендә 8 кеше гомере өзелгән

Кичәге хәбәр ителгән юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны арткан.

"Казан-Шәмәрдән" трассасының 86 нчы чакрымында Citroen Jumper микроавтобусы һәм Hyundai җиңел машинасы бәрелешеп, зур юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Фаҗигадә 8 кеше һәлак була, шуларның 2 се ашыгыч ярдәм машинасында, дип хәбәр ителә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында.
Авариядә зыян күргән кешеләрне хастаханәгә озаталар. "Татар-информ" китергән Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге юл-транспорт һәлакәтендә, барлыгы 12 кеше зыян күргән, аларның 2се - бала.

- Казан-Шәмәрдән юлында һәлакәттә зыян күргән балага Саба үзәк район хастаханәсендә ашыгыч операция ясалган, икенчесен Казанга - Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. Саба үзәк район хастаханәсенә ярдәм һәм консультация күрсәтү өчен Медицина катастрофалары үзәге табиблары бригадасы килгән. Һәлакәттә зыян күргән тагын 1 кешене Республика клиник хастаханәсенә озатканнар, шулай ук тагын 2 кешене Казанга җибәрергә мөмкиннәр. Ихтыяҗ булган очракта, медицина авиациясе җәлеп ителергә мөмкин, - дип хәбәр иттеләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Бәрелешү аркасында барлыгы 12 кеше зыян күрә. Исән калган 5 олы кеше һәм ике бала Саба хастахәнәсенә озатылган.

«Авыр хәлдәгеләрне хастаханәгә китергәндә мин үзем дә шунда идем, - ди Сабадагы танышым. - Аларының да хәлләре авыр иде, Казанга алып киттеләр. Ахырзаман микән әллә инде, дип аптырап утырабыз. Ходай саклагандыр, таксида булган бер егеткә берни дә булмаган, әти-әнисе дә, үзе дә намазлы егет. Догаларның көчедер инде бу. Коточкыч күренеш иде, Ходаем бүтән беркемгә дә күрсәтмәсен. Күргәннәргә Аллаһ сабырлыклар бирсен".

Зур югалту кичергән якташларыбызның кайгылары белән уртаклашып, сабырлыклар телибез. Мәрхүмнәрнең иң олысы 50 яшьтән узган , иң яшенә 7 яшь...
Соңгы мәгълүматлар буенча, Саба хастаханәсендә операция ясала торган баланың да гомерен саклап кала алмаганнар...

Аллаһ Тәгалә һәлак булганнарның якыннарына сабырлыклар бирсен иде, авыр кайгыларын уртаклашабыз...
Юлларда сак йөрик!
Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250