Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

1 сентябрь кичендә коточкыч авария

Авариядә машина салонындагы 9 яшьлек кыз, 3 яшьлек малай үлгән. 14 яшьлек пассажир кыз җитди имгәнгән.

1 сентябрь кичендә Волгоградтагы күпердә юл һәлакәтендә 2 бала үлгән. Бу турыда Волгоград. Онлайн яза.

9 яшьлек кыз һәм 3 яшьлек малай рульдәге хатынның балалары була. 37 яшьлек хатынның үзенең, 14 яшьлек олы кызының гомерен саклап калу өчен табиблар тырыша. Алар хәзер хастаханәдә.

ЮХИДИның якынча белешмәсе буенча, Renault Duster машинасы кичке 7ләр тирәсендә юл кырыендагы коймага бәрелә.

Волгоград өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының телеграм-каналында әлеге авария мизгеле төшерелгән кадрлар чыкты. Аны арттан бара торган машина видеорегистраторы төшергән.

Рәсми булмаган белешмә буенча, Renault Duster машинасы видео төшереп барган арттагы машинага очраклы гына тиеп киткән яки тимәс өчен тырышкан булуы ихтимал. Рульдәге хатын кисәк маневр ясый һәм машина тайгаклап китә. Ул машинасын турайта да, тик каршы як полосадагы йөк машинасыннан куркып булса кирәк, тагын кисәк хәрәкәт ясый. Шулай итеп машина борылышта юл кырыендагы коймага бәрелә.

Волгоград өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, җинаять эше ачылган. Якынча белешмә буенча, 37 яшьлек йөртүче тизлеген арттырган, идарәсен югалткан һәм юл кырыендагы коймага бәрелгән. Авариядә машина салонындагы 9 яшьлек кыз, 3 яшьлек малай үлгән. 14 яшьлек пассажир кыз җитди имгәнгән, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев