Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

10 балтачлы "Тоннель" аша уза алмаган

29 октябрь көнне Балтачта уздырылган "Тоннель" операциясе барышында 10 машина йөртүчегә беркетмә төзелгән.

29 октябрь көнне Балтач бистәсенең Ленин урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм Балтач полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен даими бозучы машина йөртүчеләрне, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне кисәтү максатыннан "Тоннель" опрециясе үткәрелде. 

Операция барышында 56 транспорт чарасы тикшерелде, 10 кагыйдә бозучыга беркетмә төзелде: 6 куркынычсызлык каешы такмаган, 1 номерын укып булмый торган машина белән йөрүче, 1 иминият полисына язылмаган,  1 машина йөртү таныклыгы үзе белән булмаган, 1 техосмотр үтмәгән машина белән  йөрүче шоферга беркетмәләр төзелде. Мондый күңелсезлекләргә эләкмәс өчен ЮХИДИ бүлеге инспекторлары сезне юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәп  йөрергә чакыра.


Балтач районы ЮХИДИ бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Тоннель" операциясе