Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

16 яшьлек егет мотоциклда «Камаз» белән бәрелешеп һәлак булган

«Камаз» йөртүчесе хәрәкәт башланыр алдыннан борылышта башка транспорт чаралары хәрәкәте өчен куркыныч тудырмавына инанмаган.

Алабугада  «КамАЗ» машинасы 16 яшьлек яшүсмер идарә иткән мопед белән бәрелешкән. Аны хастаханәгә илтәләр, соңрак ул шунда вафат була. Бу хакта Алабуга Дәүләт автоинспекциясе «Яңа Кама» басмасына хәбәр иткән.

Юл-транспорт һәлакәте Алабуга-Гари-Абалач автомобиль юлында булган. «Камаз» йөртүчесе хәрәкәт башланыр алдыннан борылышта башка транспорт чаралары хәрәкәте өчен куркыныч тудырмавына инанмаган. Һәм 16 яшьлек яшүсмер идарә иткән мопед белән бәрелешкән.

16 яшьлек курьерны хастаханәгә озаталар, кызганыч, ул вафат булган.

Фото: elabuga-rt.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев