Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

16 яшьлек яшүсмер мопед белән юл фаҗигасендә зыян күргән, пассажиры җәрәхәтләр алган

Бәхетсезлек очрагында җәрәхәтләр алган яшүсмер Арча районы үзәк хастаханәсенә җибәрелгән.

8 июньдә 22.00 сәгатьтә Кукмара районының Югары Чура авылы янындагы басу юлында балигъ булмаган мопед йөртүчесе катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Бу хакта ЮХИДИнең җирле бүлегеннән хәбәр иттеләр.

16 яшьлек мопед йөртүчесенең транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмый.
 

“Бәхетсезлек очрагында җәрәхәтләр алган яшүсмер Арча районы үзәк хастаханәсенә җибәрелде. 14 яшьлек пассажиры артык зыян күрмәгән иде. Авариянең шартлары ачыклана”, - дип аңлаттылар район ЮХИДИ бүлегендә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев