Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

18 балтачлы тоннель аша "уза алмаган"

"Тоннель операциясе" барышында 49 транспорт чарасы тикшерелеп, 18 кагыйдә бозучыга беркетмә төзелгән.

Хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр! Тоннель операциясе, 27 август көнне, Балтач бистәсенең Ленин урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм Балтач полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл кагыйдәсен даими бозучыларны, балаларны машинада йорту кагыйдәләрен бозучыларны, юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләрне кисәтү максатыннан үткәрелде. 

Операция барышында 49 транспорт чарасы тикшерелде, 18 кагыйдә бозучыга беркетмә төзелде: 7 куркынычсызлык каешы такмаган,  1 яше тулмаган балаларны махсус утыргычка утырмаучы, 1 хәрәкәт вакытында телефоннан сөйләшүчегә,  1 иминият полисы булмаган,  1 документлары узе белән булмаган, 3 ут яндырмаган, 2 пычрак номерлы машина шоферларына һәм 2 җәяүлегә беркетмә төзелде.

Мондый күңелсезлекләргә эләкмәс өчен ЮХИДИ бүлеге инспекторлары сезне юл кагыйдәләрен үтәп  йөрергә чакыра.


Балтач районы ЮХИДИ бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Тоннель" операциясе