Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

25 февраль көнне махсус профилактик чара «Тоннель» операциясе узачак

Балтачлылар иртәгә янә "тоннель" аша узачак.

ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ай саен юл кагыйдәләрен бозучыларны киметү максатыннан «Тоннель» операциясе уздырылып тора. Купме кисәтүгә дә карамастан кагыйдә бозу очраклары кимеми. Исерткеч эчемлек эчкән килеш транспорт белән идарә итүче, куркынычсызлык каешын такмыйча яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләр, тизлекне арттыручылар гел күзәтелә.

Җәяүлеләр кичүендә дә зур игътибарлылык сорала. Юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен саклап калу, куркынычсызлык каешын такмыйча яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләрне ачыклау, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән район территориясендә иртәгә, ягъни 25 февраль көнне махсус профилактик чара «Тоннель» операциясе узачак.

Район ЮХИДИ бүлеге

Фото: редакция архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Тоннель" операциясе