Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

3 бала һәлак булган...

Транспорт чаралары йөри торган юл яннарында, бигрәк тә кече яшьтәге баланы караучысыз калдыру зур югалтуларга китерә

Республикада, шул исәптән Балтач районында 22 майдан 4 июньгә кадәр балаларның юлларда имгәнүләрен кисәтү максатыннан, «Игътибар, балалар!» акциясе үткәрелә.

Юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләрне булдырмау максатында бөтен мөмкинлекләрне куллану бик мөһим. Билгеле булганча, агымдагы елның 4 аенда республика юлларында балалар катнашында 108 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 бала һәлак булган һәм 116сы яраланган.

Статистика мәгълүматларын анализлау күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере җәйге айларга туры килә. Чөнки каникуллар башлану белән балалар күп вакытларын урамда үткәрә башлыйлар, велосипедларда йөрүчеләр саны да арта. Шуңа да, җәйге каникуллар алдыннан әти-әниләргә бу мөһим темага аеруча игътибар итәргә киңәш итәбез.

«Игътибар, балалар!» акциясе һәр ел саен мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башлану чорында һәм көз көне уку елы башланган вакытта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе тарафыннан үткәрелә. Бу балалар катнашындагы һәлакәтләрне булдырмый калу, яшь юл йөрүчеләргә игътибарны арттыруны күздә тотып эшләнә.

Һәр әти-әни балала-рының куркынычсызлыгына җитди карарга бурычлы. Баласы өчен куркыныч тудыручы урыннарда, шул исәптән транспорт чаралары йөри торган юл яннарында, бигрәк тә кече яшьтәге баланы караучысыз калдырмауны кайгыртырга тиеш. Балалар бик зарыгып көтеп алган каникуллар имин, күңелле узса иде.

Лилия Һадиева,

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев