Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Җәяүлене бәрдереп качкан...

Кызганычка каршы, җәяүле үлгән...

Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте Әбҗәлил районында булган, дип хәбәр итә Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте.

Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорск юлының 268нче чакрымында 59 яшьлек ир «Рено Логан» машинасында 44 яшьлек җәяүлене бәрдергән һәм авария урыныннан качкан. Арытаба водитель ике сәгатьтән соң авария урынына кире килгән. Кызганычка каршы, җәяүле ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

Водитель сүзләренчә, җәяүле караңгыда юл буйлап яктылык кайтаручы элементларсыз киемдә барган. Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү үткәрелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди