Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

"Автоледи-2017" исеменә Зәлия Шакирова лаек булды (+фоторепортаж)

Адашым өчен әлеге җиңү икенчесе. 2015 елда ул җиңү тәмен татыган иде инде, узган ел кайбер сәбәпләр аркасында катнаша алмаган, ә быел ул янәдән җиңүче... Шулай да башыннан башлыйк әле.

Бүген "Автоледи-2017" бәйгесенең район этабында катнашырга теләүчеләр ДОСААФ бинасына җыелды. Биредә алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча үзләренең белемнәрен күрсәтте һәм икенче этапны үтү өчен сөт-май комбинаты янында урнашкан полигонга юл тотты. Кем беренче булып биремнәрне үтеп чыга дип озак сүз куертасы булмады, Зәлия ялт кына машинасына барып утырды да, тиешле күнегүләрне үтәргә алынды. Дөрес, кайберләрендә хата җибәрде ул, тик үҗәтлеге белән аларны яңадан дөрес итеп эшләп чыкты. Икенче булып биремнәрне эшләргә керешкән Миләүшә Ермолаева да икенче тапкыр катнаша әлеге бәйгедә. Узган ел икенче урынны яулап, республика этабында да район данын яклап кайтты. Ә быел каушау нәтиҗәсендә икенче өлешне "җиңә" алмады һәм дүртенче урынга калды. Фирүзә Котдусова исә ундүртле машинасы белән һәрбер биремне бик җайлы гына үтәп чыкты, булдыра алмаганын яңадан эшләп карады. Тик әле шомарасы бар аңа һәм һичшиксез икенче елга җиңүгә дә ирешәчәк әле ул, ә быел икенче урын тәтеде үзенә. Иң соңыннан, тәмләп кенә һәрбер сынауны үтәп чыккан Гөлназ Минһаҗева өченче урында калды. Йөртүенә тел-теш тидерерлек түгел, тик менә кагыйдә ягы начаррак булган аның. Җиңүчеләребез һәм кемнең нинди бүләк алуы турында тулырак "Хезмәт" газетасыннан укып белә алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: