Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Автоледи исеменә ирешү җиңелме?

Инде күптәннән районыбызда «Автоледи» бәйгесе үткәрелеп килә. Анда катнашыр өчен шартлар гади, ә инде җиңәр өчен юл кагыйдәләрен һәм машина йөртү үзлеген бик әйбәт белергә кирәк. Күптән түгел районыбызда узган чираттагы бәйгедә 8 гүзәл шоферыбыз үз көчләрен сынап карады.

Иң элек алар Балтач ДОСА-АФына җыелып, 20 сораудан торган имтиханны үтеп чыктылар. Кемдер 20 сорауга да дөрес җавап бирсә, кем өчендер авырлыклар да килеп чыкты. Аннан инде сөт-май комбинаты янында урнашкан мәйданчыкта машина йөртү осталыгы тикшерелде. Дөрес итеп эшләү беренче бурыч булса, тизлеккә эшләү икенчесе иде. Һәрбер катнашучы үз машинасы белән килеп, көндәшләренең ничек эшләгәннәрен карап, алар өчен хәтта көч тә биреп тордылар. Әйе, биредә алар бер-берсен көндәш итеп күрмәде, һәрберсе үзен сынап карарга, булдыраммы икән дигән соравына җавап табарга килгән иде. Бәйгедә инде берничә ел катнашучылар да, әле тәүге чирканчыгын алучылар да булды һәм Балтачтан Гүзәл Фәсхетдинова җиңүче булып танылды. Гүзәлнең үзе белән «Автоледи» бәйгесе, аңа әзерлек турында сөйләшеп, гүзәл шоферларга киңәшләрен дә ишетеп үттек.


— Мин элек-электән хәрәкәтне яраттым. Машинада йөргәнче велосипедта йөрдем, ә машина йөртү таныклыгын моннан 12 ел элек алдым. Казанда яши идек без ул вакытта. Кагыйдәләрне бик яхшы белә идем, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән машина йөртү таныклыгын да беренче имтиханнан ук ала алдым. Аннан Балтачка күченеп кайтып, биредә яши башладык. Моңарчы да ишеткәнем бар иде минем бу бәйге турында, ләкин алай артык игътибар бирмәгән идем, бу юлы катнашасым, үземне сынап карыйсым килде. Быелгысы репетиция генә булыр, дип юл йөрү кагыйдәләрен кабатлый, телефон аша гына махсус кушымтадан имтихан биреп карый башладым. Ләкин... 12 ел эчендә кагыйдәләр онытылган да, үзгәргән дә булып чыкты. Бәйге көнне нәфел намазы вакытында Аллаһы Тәгаләдән ярдәм итүен сорап, дога кылдым. Аннан тыныч күңел белән ДОСААФка киттем. Имтихан биреп чыкканнан соң кул-аякларым калтырый иде, шөкер, бер хатасыз, 20 сорауга да дөрес җавап биреп чыктым. Аннан инде машинада йөрү осталыгын күрсәттек. Ярыш башланганчы мин ахыргы гына булмасам ярар идем дип теләсәм, жюрилар җиңүчеләрне билгеләгән арада, беренче булмасам ярар идем, дип теләдем. Беренче урынны алучыга бит рес-публикадагы ярышта катнашырга кирәк. Биш бала әнисе алай итеп йөри алырмыни дип уйладым. Җиңгәнемне белгәч, ирем дә сөенде. Казанга да барырга кирәк, иң мөһиме җиңү түгел, катнашу, диде. Менә хәзер шуңа әзерләнеп йөреш, дип хис-кичерешләре белән бүлеште Гүзәл һәм һәрбер шоферга мөһим киңәш бирде:

«Бәйгедә катнашу кагыйдәләрне дә янәдән кабатлап чыгарга этәрә. Ә бу бәйге өчен генә түгел, үзебез өчен дә бик кирәк. Чөнки машина йөртү таныклыгына укыганнан соң без башкача кагыйдәләрне кабатламыйбыз, алар онытыла икән һәм инде үзгәрешләр дә кереп тора. Юлларда имин йөрер өчен кагыйдәләрне белү дә, үтәү дә бик мөһим бит ул».


Биремнәрне уңышлы үтәп чыгып, икенче урынны — Айшә Җиһангирова, өченче урынны Лилия Закирова яулады. Җиңүчеләр дә һәм барлык катнашучылар да район ЮХИДИ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге тарафыннан шоферлар өчен файдалы да, кирәкле дә бүләкләргә ия булдылар. Инде икенче елга бу бәйгедә үз көчен сынап карарга теләүчеләр өчен бернинди сәбәп тә киртә булып тормасын иде. Үзеңнең көчсезрәк ягыңны белү, киләчәктә аны камилләштерү өчен зур этәргеч булып торганны онытмаска кирәк. Ә инде Гүзәлгә республикада район данын уңышлы якларга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев