Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Автомобильчеләргә штрафлар арттырылды

Россия Президенты Владимир Путин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттыру турындагы законга кул куйды. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Закон проекты Дәүләт думасына октябрьдә кертелгән. 12 декабрьдә депутатлар документны өченче укуда кабул итте. Бу хакта Кызыл таң яза.

Үзгәрешләр нигезендә, 2025 елның 1 гыйнварыннан автомобильчеләргә ОСАГО полисыннан башка транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Хәвефсезлек каешын такмаган килеш йөрү 1,5 мең сум күләмендә штраф белән җәзаланачак. Шундый ук сумманы юлны светофорның кызыл сигналына үткән өчен ала башлаячаклар. Кабат бозган очракта штраф 7,5 мең сумга кадәр артачак.

Исерек килеш руль артына эләккән машина йөртүчеләргә гыйнвардан 45 мең сум күләмендә штраф түләргә кирәк булачак. Тизлекне арттыру аларга 750-7, 5 мең сумга төшәчәк. Моннан тыш, трамвай юлларында, юл кырыенда һәм каршы як юлда йөргән өчен штрафлар да артачак.

Элегрәк билгеле булганча, Русия автомагистральләрендә машина йөртүчеләр өчен рөхсәт ителгән максималь тизлекне сәгатенә 150 километрга кадәр арттырырга теләгәннәр. Тиешле тәкъдим Дәүләт думасы депутатлары тарафыннан ЮХХДИ башлыгы Михаил Черниковка юлланган инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев