Авылдагы юл һәлакәтендә берьюлы 6 бала имгәнгән
Хәлләре аеруча авыр булган бер малай белән кызны вертолеттан алып китәргә туры килгән.
Мәскәүнең Троицкий округындагы Каменка авылында коточкыч юл һәлакәте булган. Анда 6 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Вести» каналы хәбәр итә.
Toyota Isis минивэнын йөртүче идарәне югалтып, баганага бәрелә. Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, транспортта балигъ булмаган 6 пассажир утырганлыгы билгеле. Ут баганасына минивэн бәрелгәннән соң, анда утырган балаларның барысы да имгәнгән.
Хәлләре аеруча авыр булган бер малай белән кызны вертолеттан алып китәргә туры килгән. Аларны башкаланың катастрофалар медицинасы табиблары озата барган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев