Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бакча балалары без ерактан балкып торабыз, диләр (фото)

Юл-транспорт травматизмын кисәтүне көчәйтү уңаеннан «Ерактан балкып тор!» акциясе старт алды.

Мәктәп укучыларының эшчәнлекләре янында балалар бакчасына йөрүчеләрнеке дә кимен куймый. Мәктәпкәчә балалар да юл йөрү кагыйдәләренең серләренә кече яшьтән үк төшенәләр. Аларның да фикерләре белән танышып үтик әле.
– Гыйнвар аенда юл-транспорт травматизмын кисәтүне көчәйтү уңаеннан «Ерактан балкып тор!» акциясе старт алды. Төп максат – җәяүлеләрнең иминлеген арттыру, аеруча балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, моңа киң җәмгыятьчелекне җәлеп итү. Бистәнең 1нче номерлы балалар бакчасы Балтач урта мәктәбенең яшь юл инспекторлары, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет оешмасы хезмәткәрләре белән берлектә даими очрашулар, акцияләр уздыра.Шундый очрашудан соң балаларда нинди тәэсирләр калды икән? Бу турыда аларның үзләреннән сорыйк, – ди Гөлфинә Әкбирова.

Алисә Әскарова, мәктәпкә хәзерлек төркеме: «Ерактан балкып тор!» акциясенә без өйдә әниләр белән юл йөрү кагыйдәләреннән чәчәкләр ясадык. Уртасына яктылык кайтаручы элемент та ябыштырдык. Инспектор абый белән автомобиль йөртүчеләрне туктатып, чәчәкләрне бирдек. Бу юлда йөрүчеләр кагыйдәләрне онытмасын, бозмасын өчен, юлда игътибарлы булырга кирәклекне ассызыклап эшләнде! Без «Юл хәрәкәте иминлеге» хезмәткәрләре белән еш очрашабыз. Лилия апа Һадиева килсә, сөенәбез.Чөнки ул бүләкләр алып килә, бәйрәм ясый.

Арсен Фролов, мәктәпкә хәзерлек төркеме: «Мондый чарада катнашу бик кызыклы булды. Без инде беләбез, балалар машинада махсус автокреслода йөрергә тиеш, зурларга иминлек каешын эләктерү зарур, әле җәяүлеләргә караңгыда яктылык кайтаручы элементлар тагарга кирәк. Минем курткамда, рюкзагымда, аяк киемемдә дә бар алар. Башка балаларда да бар. Сез дә тагыгыз!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев