Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балалары белән кардан чыга алмаганнар...

Соңгы көннәрдә республикада күпләп кар яуды.

Башкортстанның коткару хезмәткәрләре Куергазы районының Ялчыкай авылында яшәүчеләргә ярдәм иткән. "Hyundai Solaris" машинасы көрттән чыга алмый, "кар тоткыны"на әверелә. Салонда ир белән хатын һәм аларның 2017 һәм 2020 елгы балалары була. Коткаручылар аларга чыгарга ярдәм итә һәм өйләренә илтеп җиткерә.

Кире кайтканда коткаручылар әлеге машинадан 3 чакрым ераклыкта карда калган тагын бер машинаны тапкан. ВАЗ-2111 автомобилендә өч кеше була. Алар Таймас авылына кайтып барган. Аларны да билгеләнгән урынга илтә коткаручылар.

Соңгы көннәрдә республикада күпләп кар яуды. Алдагы көннәрдә бераз суытачагын искәртә синоптиклар. Водительләр кыш көннәрендә аеруча игътибарлы булырга кирәклеген онытмаса иде, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: социаль челтәрдән.
Автор:Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларда