Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтач уянганчы «Тоннель» эшен башлый

Дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләре ай дәвамында юлларда төрледән-төрле рейдлар, чаралар үткәреп торалар. Шундыйларның берсе – «Тоннель» турында без сайтыбызда алдан да хәбәр итәбез, ләкин урынын күрсәтмибез. Узган атнада әлеге рейдның чираттагысы булып үтте. Бүгенге язмабыз шул хакта.

«Тоннель» операциясе районыбызның төрле авылларында яки Балтачның төрле җирендә үткәрелә ала, бу юлы ул хәрби комиссариат каршында узды. Дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә әлеге рейдта участок вәкилләре дә гел катнашып килә. Бу чара әле Балтач халкы йоклаган вакытта ук иртәнге сәгать биш тулып киткәч башланып китеп,  берничә сәгать дәвам итте.

ДАИ хезмәткәрләре һәм участок вәкилләре автомобильләрне туктатып, үзләре белән таныштырганнан соң, шоферлардан документларын сорап алалар. Аларны тикшергән арада берара тынлык урнаша. Бу вакытта күп шоферлар үзләрен тыныч тоталар, аларның эше икәнен аңлап кабул итәбез, диләр. Арада каушап калучылары да бар, бигрәк тә гүзәл затлар. Нинди документны күрсәтергә белмәгәннәре дә очрады, андыйларга инспекторлар ярдәм итеп, киңәшләрен дә бирделәр. Әгәр шоферларның машина документлары тәртип һәм алар кагыйдәләрне бозмаган икән, мондый шоферлар озак тормый, кузгалып та китәләр. Ә инде машина номерлары укылмас хәлдә пычрак булган яки башка төр кагыйдәләрне бозганнар икән, аларга инде озаграк торырга туры килде.

27 гыйнвар көнне үткәрелгән рейд барышында барлыгы 37 машина туктатылып, 8 шоферга карата беркетмә төзелде. Шуларның алтысы – укып булмый торган хәлдәге номерлы машина белән йөрүчеләр, берсе – иминият полисына язылмаган, берсе – йөк машинасы белән керергә тыелган билгегә кергән. Бу юлы алкоголь кулланган шоферлар да, балаларын махсус креслога утыртмый йөртүчеләр дә булмады. Әллә очраклык, әллә инде шоферлар да тормышның кадерле булуын аңлап йөри башлады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Тоннель" операциясе