Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтач урамы автоузыш трассасы түгел! (фото)

Мөрәҗәгатебез игътибарсыз калмас дип уйлыйбыз.

Хөрмәтле редакция, «Хезмәт» газетасы аша без, Балтач бистәсенең Ленин урамының автовокзал каршындагы күпфатирлы һәм шәхси йортта яшәүчеләр район, ЮХИДИ бүлеге, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды житәкчеләренә мөрәҗәгать итәбез. 

Җәйге сезонга керү белән юлларда автомобиль, мотоцикл, велосипедта йөрүчеләрнең саны бермә-бер арта. Балтачның Ленин урамындагы Салкын чишмә елгасы күпере, автовокзал, Бристоль кибете турыларында юл билгеләре куелып, җәяүлеләр кичүе була торып та шушы кичүләрнең як-ягында ясалма тигезсезлекләр ясалмаганлыктан яисә тизлекне билгеләүче видеокамералар булмаганлыктан, бу араны автомобильдә тизлек режимын сакламыйча кызу тизлектә узып китү, яисә бер-берсе белән узышу очраклары гел күзәтелеп тора. 

Ә инде төннәрен Ленин-Космодемьянская урамнары киселешендә урнашкан светофорның cары уты гел янып торганда (дежур режим)  әйтерсең кайбер автомобиль йөртүчеләр автоузыш трассасына чыкканнар мени, артык зур тизлектә җилдерүчеләр дә юк түгел. Тизлек режимын сакламау, чикләүләр булмау (видеокамера, юлдагы ясалма тигезсезлек) нәтиҗәсендә Ленин урамының бу аралыгында юл һәләкәтләре дә гел булып тора. Ә бит бу урында халык күп йөри торган кибетләр, автовокзал урнашкан.

Юл куркынычсызлыгы  – аварияләрдән, аларның авырлыгыннан. нәтиҗәләреннән саклану дигән төшенчш бар. Югарыда язылганнардан чыгып, тизлек режимын саклауны һәм юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмауны күздә тотып җитәкчеләрдән Ленин урамындагы 95 белән 147 йорт аралыгындагы җәяүлеләр кичүенә һәм светофорның ике ягына ясалма тигезсезлекләр ясауны сорап калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл