Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтач районының исерек шоферлары

Юлларда бер-бер артлы һәлакәтләр булып тора. Аларда кемдер баласын, кемдер әти-әнисен я якын кешесен югалта. Шуңа да карамастан, кан белән язылган юл кагыйдәләрен саклау, бигрәк тә рульгә исерек килеш утырырга ярамауны бөтен шофер да аңлап җиткерми кебек.

Узган атнада Балтач районында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан өч исерек шофер тотылган.
1 август көнне “Тойота” машинасы белән идарә итүче Балтач кешесе бистәбез урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Әлеге шоферны алкогольгә тикшерү өчен район үзәк хастаханәсенә алып баралар һәм аның алкоголь кулланган булуы раслана. Шушы ук көнне “ВАЗ-2108” машинасы белән идарә итүче Балтач кешесен дә ЮХИДИ инспекторлары туктатырга тели. Тик ул әлеге таләпне үтәми һәм качарга уйлый. Әлеге шоферны “Сорнай” җәмгыятенең фермасы янында куып тоталар. Ул урында ук алкотектор ярдәмендә алкоголь куллануга тикшерелә һәм әлеге тест уңай нәтиҗә бирә.
5 август көнне Балтач-Әтнә юлында “Днепр” мотоциклы белән идарә итүче Киров өлкәсе кешесе туктатыла. Ул да алкотектор ярдәмендә алкогольгә урында ук тикшерелә һәм әлеге прибор аның алкоголь куллануын раслый. Әлеге шоферларның өчесен дә хәзер суд көтә.
Хөрмәтле райондашлар! Алкоголь кулланып рульгә утырганчы шуны уйласагыз иде, сезнең юлыгызда уйламаган фаҗига килеп чыгарга һәм анда кеше гомерләре өзелергә мөмкин.

Фото: http://baltasinsky.tat.sudrf.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев