Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта исерек шофер 50 меӊ сум ришвәт бирмәкче булган

Агымдагы елда республика Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә 38 тапкыр ришвәт тәкъдим иткәннәр.

Шундый очракларныӊ берсе Балтачыбызда булган. 11 октябрь көнне инспекторлар «Субару Легаси» машинасын туктаталар. Тикшерү барышында руль артында утыручыныӊ спитрлы эчемлекләр кулланганы беленә. Ул үз чиратында, юл иминлеге хезмәткәрләренә бу эшне яшереп калдыру өчен 50 меӊ сум акча тәкъдим итә. Әмма ялгыша. Хезмәткәрләр аныӊ бу адымын һич тә хупламый һәм ришвәт бирүчегә Россия Федерациясе җинаять Кодексыныӊ 291 матдәсе буенча җинаять эше ачыла. Бүгенге көндә тикшерү алып барыла.

Татарстан республикасыныӊ Дәүләт автоинспекциясе тагын бер кат искәртеп уза: хезмәткәрләр кизү тора торган машиналарныӊ һәрберсе видеорегистраторлар белән җиһазландырылган һәм саксыз сүзегез Сезгә каршы кулланырга мөмкин. Шулай ук, хезмәт вазифаларын үтәүче үзе яисә кемдер аша ришвәт бирә икән, бу очракта Россия Федерациясе җинаять Кодексыныӊ 291 матдәсе буенча ул ришвәт күләме кадәр 5тән алып 10 тапкырга кадәр штраф һәм ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Шулай ук бу матдә буенча ришвәт бирүчегә штраф салынмаска да мөмкин икәнен онытмаска иде.

Республика Дәүләт автоинспекциясе, үзенеӊ хезмәткәрләре тарафыннан  нинди дә булса закон бозу булса, эчке эшләр Министрлыгыныӊ (843) 291-20-02 номерлы ышаныч телефонына, рәсми Телеграм каналга хәбәр итүне сорый.

Татарстан Республикасыныӊ  Дәүләт автоинспекциясе.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәт