Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта кышкы тәгәрмәчләр куярга ашыкмыйлар, машина әйләндерәләр

Безнеӊ күбебезнеӊ , ягъни шоферларныӊ бик начар гадәтләре бар: кышкы тәгәрмәчләрне иртә куйсаӊ, алар тиз бетә, янәсе шиплары оча. Ә шул ук вакытта кыш буе күбебез карсыз асфальттан чабабыз, беребез дә зарланмыйбыз. Беренче кар төшкәнче, көннәр суытуга тәгәрмәчләрне кышкысына алыштыруны һаман сузабыз, нәрсәдер көтәбез. Алыштырган очракта да тулысынча бар тәгәрмәчләр...

Шушы ук көнне 7 сәгать 50 минутта Аксубай районында булган юл транспорт һәлакәтендә 2 кешенеӊ гомере өзелә. ЛАДА-217030 (Приора) машинасын идарә итүче, 1980 елда туган шофер трассада тизлекне арттыра һәм каршы яктан хәрәкәт итүче «Фредлайнер» маркалы йөк машинасына бәрелә. Шофер үзе һәм
1990 елда туган пассажирка урында һәлак булалар. Җиӊел машинаныӊ алгы тәгәрмәчләре шиплы булса да, артлары җәйге тәгәрмәчләрдә була шул.
Әллә кайдан мисал эзлисе юк, районыбызда да юл-транспорт фаҗигаләре даими булып тора. Ял көнне сәгать 10нар тирәсендә Балтач сөт-май комбинаты янында Сосна авылы ягыннан таудан төшүче «Лада-Веста» маркалы җиӊел машина идарәсен югалта һәм юлныӊ кырыена төшеп каплана. Нәтиҗәдә, шофер һәм пассажир җиӊел тән җәрәхәтләре алалар. Машинаны йөрерлек хәлгә китерүдә зур акча сораячак. Бу килеп чыкан юл-транспорт хәлакәтенеӊ дә сәбәбе - вакытында алыштырылмаган җәйге тәгәрмәчләр.
Балтач ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рафил Шәймөхәмматов әйтүенчә, бу кышка күчү чоры бик җаваплы һәм куркыныч, шунлыктан тизлек режимын төгәл саклап, тиешле кышкы тәгәрмәчләрне вакытында куеп, зур җаваплылык тоеп кына хәрәкәт итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250