Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта 86 шоферга карата административ протокол төзелеп судка жибәрелгән

Штрафларны банкларда һәм ГАИдагы кассага килеп түләргә була.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 статьясы нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.

Кодексның 20.25 статьясы нигезендә җавапка тарту штрафны бозу турында карар алган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк. 2024 елның 10 аенда 86 шундый шоферга карата административ протокол төзелеп судка жибәрелде. Шуларның 42сенә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 14 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды, 25 кешегә мәҗбүри эш билгеләнде, калган материаллар судта.

Мондый күнелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны ГАИдан 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ГАИдагы кассага килеп түләргә була.

erid: 2VtzqwTSgT9

Балтач Юл хәрәкәте инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф

erid: 2VtzqwTSgT9