Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта җәяүле катнашында һәлакәт үлем белән тәмамланды

Көз җитү белән көннәр тизрәк караңгылана, шул ук вакытта яңгырлы көннәрдә һәм бигрәк тә инде караңгы вакытта юлда йөрергә куркыныч та була башлый.

Балтач дәүләт автоинспекциясе дә шушы чорда юл-транспорт травматизмы проблемасының актуаль булуын ассызыклап уза. Бигрәк тә җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләре арта һәм статистикага күз салсак, барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере аларга туры килә. Балтач районы буенча гына алып караганда да быел инде өч җәяүле юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булды. Соңгы очрак 14 октябрь көнне Казан-Малмыж-Нормабаш автоюлында килеп чыга. Лада маркалы машина шоферы 1952 елгы җәяүлене бәрдерә, ул машина каршына үзе кисәк кенә килеп чыга. Җәяүле район үзәк хастаханәсендә һәлак була.
Бу һәм башка һәлакәтләрне анализлап карасак, шуны аңларга мөмкин. Көндез юл кырыеннан баручы җәяүлеләрне дә, юлны тиешле җирдән чыкмаучыларны да күреп алырга җиңелрәк, ә менә караңгы вакытта аларга килеп җитмичә абайлап алуы бик читен. Шуңа да бу очракта акрын тизлек белән хәрәкәт итү - юл-транспорт һәлакәтен булдырмый калуның нигезе булып тора. Җәяүлеләрнең иң куркыныч категорияләре - балалар, өлкәннәр һәм шулай ук исерек хәлдәге кешеләр. Әгәр дә сез машина юлы кырыеннан шушы категориядәге кешеләрнең барганын күрәсез икән, сак булыгыз. Иң беренче чиратта аларның игътибарын җәлеп итәргә тырышыгыз: фараларны сүндереп яндырыгыз, сигнал бирегез, тизлекне киметергә һәм хәтта кисәк кенә туктарга да әзер булыгыз. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре һава шартлары начар булганда һәм тәүлекнең караңгы вакытында да машина йөртүчеләргә юлда һәм бигрәк тә җәяүлеләргә карата игътибарлырак булырга чакыра, җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекне алдан киметергә кирәклеген искәртә.
Хөрмәтле җәяүлеләр! Юлны светофорның яшел утына кичеп чыкканда да барлык машиналарның туктап бетүен һәм сезне үткәрүләренә игътибарлы булыгыз. Юл аша чыкканда, капюшонны салу, наушниклардагы тавышны киметү сорала. Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә һәрчак яктылык кайтаргыч элементлар булган киемнәр кияргә яки әлеге элементларны киемгә эләктереп куярга кирәк. Аларны тагып йөрүнең бер ояты да юк, чөнки алар ярдәмендә сез шоферга 350 метр алданрак күренәчәксез. Исегездә тотыгыз, юл хәрәкәтендә катнашкан һәр кешене якыннары өйләрендә көтә!

Рафил Шәймөхәммәтов
район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев