Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тонировка буенча рейд үткәрде

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автомобиль тәрәзәләренең тонировкасын тикшерүне дәвам итә.

Гамәлдәге регламентлар буенча, машинаның алдагы һәм ян тәрәзәләренең яктылык үткәрү сәләте 70%тан да ким булмаска тиеш.

Машина тәрәзәсенең яктылык үткәрү сәләте техник регламентларга җавап бирмәгән очракта аның хуҗасы РФ КоАП 12.5 маддәсенең 3.1 өлеше буенча җаваплылыкка һәм 500 сум штрафка тартыла.

21 февральдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тонировка буенча рейд үткәрде һәм ике административ материал төзеде. Дәүләт автоинспекциясе алга таба да мондый рейдлар дәвам итәчәген кисәтә.

Исегездә тотыгыз: кабат туктатылган очракта, машина йөртүчегә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну куркынычы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тонировка