Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта «Көзге каникуллар» старт алды

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтаручы элементлардан файдаланырга чакыра.

25 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Татарстан Респуб-ликасы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Көзге каникуллар» чарасы узачак.

2023 елның 9 аенда республика юлларында 347 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 361е төрле тән җәрәхәтләре алган.

Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә килеп чыккан аварияләр белән бәйле авыр хәл аеруча борчу тудыра, чөнки ел башыннан андый һәлакәтләрдә 10 пассажир баланың гомере өзелгән. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәл кискенләшү сәбәпле, балаларның күпләп йөрү урыннарында юл йөрү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча чаралар узачак.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакламаучы кечкенә җәяүлеләр дә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Инде кагыйдәләрне бозучылар булган очракта, алар турындагы мәгълүмат укучының белем ала торган учреждениесенә хәбәр ителәчәк. Шулай ук полиция хезмәткәрләре мәгариф оешмаларында укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк.

Көннең кыскаруы, шулай ук һава торышы бозылу сәбәпле юлларда килеп чыккан күңелсезлекләр белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтаручы элементлардан файдаланырга чакыра.

Лилия Һадиева

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев