Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта салмыш килеш транспорт белән идарә итүчеләр саны кимеми, хәтта кабаттан эләгүчеләр дә бар

Безнең районда бу вәзгыять ничегрәк тора?

Исерек шоферларга карата чаралар кырысланса да, транспорт чарасы белән алкоголь кулланган килеш идарә итүчеләр саны кимү ягына бармый кебек, хәтта кабаттан эләгүчеләр дә бар. Безнең районда бу вәзгыять ничегрәк тора? 

Сорауга район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин җавап бирә.

— 2023 елда 1 мартка 15 исерек шоферга беркетмә төзелгән булса, быелның шул чорына алкоголь кулланып, транспорт белән идарә иткән 13 шоферга беркетмә төзелде. Шулар арасында кабат исерек килеш руль артына утыручылар да бар. Андыйлар 2023 елның шушы чорында — өчәү, быелга килгәндә, ике айга ике кеше булган.

Беренче очракта алкоголь кулланган шофер Нормада эләкте, 1989 елгы Яңгул егете ул. Беренче тапкыр эләгүе дә әле күптән түгел генә иде. Икенчесе районыбызның бер хуҗалыгында эшләүче механизатор, янәдән алкоголь кулланган килеш «ДТ» тракторы белән идарә итеп тотылды. Әлегә бу шоферларның эшләре судка барып җитмәде, тикшерү этабында. 

Шуны да ассызыклап үтәсе килә, ни кызганыч, елга берничә мәртәбә исерек хатын-кыз шоферларга да юлыгабыз. 2022 елда 8 март көнне бер гүзәл зат алкоголь кулланган килеш машина белән идарә итеп «эләкте», бәйрәм көн булса да, тиешенчә беркетмә төзелеп, эш судка җибәрелде.

Узган ел бер шундый очрак та булды: машина хатыны исемендә була, ләкин ул автомобиль белән идарә итүне алкоголь кулланган иренә бирә. Бу очракта иренә дә, хатынына да беркетмә төзелеп, икесе дә суд карары нигезендә ел ярымга машина белән идарә итүдән мәхрүм ителделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт Искәндәр Мөбарәкшин