Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта «Тоннель» операциясе узачак

Күпме кисәтүгә дә карамастан, кагыйдә бозу очраклары кимеми.

ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ай саен юл кагыйдәләрен бозучыларны киметү максатыннан «Тоннель» операциясе уздырылып тора.

Күпме кисәтүгә дә карамастан, кагыйдә бозу очраклары кимеми. Исерткеч эчемлек эчкән килеш транспорт белән идарә итүче, куркынычсызлык каешын такмыйча яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләр, тизлекне арттыручылар гел күзәтелә. Юлны чыкканда кагыйдә бозучы жәяүлеләр дә гел очрап тора. Җәяүлеләр кичүендә дә зур игътибарлылык сорала.

erid: 2VtzqwTSgT9

Юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен саклап калу, куркынычсызлык каешын такмыйча яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләрне ачыклау, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән район территориясендә иртәгә, ягъни 30 май көнне махсус профилактик чара «Тоннель» операциясе узачак.

Район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Тоннель»

erid: 2VtzqwTSgT9