Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бензовоз һәм ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә биш кешенең гомере өзелгән

Татарстанның Спас районында бензовоз һәм ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Аның нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, берсе зыян күргән, дип хәбәр итәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.

"Кичә 13.32 сәгатьтә Бердәм кизү диспетчер хезмәтенә ТР Спас районында «ЗиЛ», «ВАЗ-2115», KIA Rio автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте булуы, ә зыян күрүченең Спас үзәк район хастаханәсенә озатылуы турында хәбәр килде", дип ачыклык кертте ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе вәкиле.
Шулай ук ул һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында балалар булмавын да хәбәр итте.
Хәзер юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу нечкәлекләре һәм һәлак булучыларның шәхесләре ачыклана.

Чыганак: matbugat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250