Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бер тырмага өч бастырмыйлар

Балтач суды тарафыннан бу шофер да ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә, 200 мең сум штрафка тартыла һәм кыйммәтле чит ил машинасы дәүләт файдасына конфискацияләнә

Ягъни, исерек шоферларның транспорт чаралары конфискацияләнә башлады

Алкоголь һәм транспорт чарасы белән идарә итү... Параллель үтәлергә тиешле шушы ике төшенчәне бездә бергә үтәүчеләр дә очрый. Ягъни, алкоголь кулланган килеш машина белән идарә итү.

Бу турыда без инде газетада да бер тапкыр гына язмадык. Районыбызда исерек шоферлар тоткарланып, алар катнашында булган суд утырышларында катнашып, инде фотолары белән дә бирә башладык, тик... Бер тырмага ике тапкыр басучылар да очрый, өченче тапкырында да басмасыннар өчен җинаять эше ачылып, транспорт чаралары дәүләт файдасына конфискацияләнә.

Балтачның бер авылында туып-үскән И. 2022 елның 27 декабре көнне Арча район суды тарафыннан машина йөртү таныклыгыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм ителеп, 30 мең сум штраф түли. Ләкин бу гына аңа сабак булмый. Суд карары 21 гыйнвар көнне көченә керә, ә И. 25 февраль көнне янәдән машина белән идарә итәргә алына һәм янәдән алкогольле эчемлек кулланган килеш. Бу урында нинди генә сүзләр язсаң да, бу адәмнең башында булган уйларын аңларлык түгел. Каршыма берәр җәяүле килеп чыгып мин аны бәрдертсәм яки көчле юл һәлакәтенә тарып, анда берәрсе зыян күрсә, мин төрмәгә утырачакмын бит, дигән уй да килмәгәндер аңа. Кабат салган баштан эләккәч, әлеге шоферга РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 бүлеге нигезендә җинаять эше ачылып, Балтач район суды тарафыннан 200 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләнә, машина йөртү таныклыгыннан 2 елга мәхрүм ителә һәм LADA Vesta автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнә дә.

Икенче очракны карап үтик. Районыбызның бер авылына кунакка килгән абзыйның инспекторларга биргән аңлатмасыннан күренгәнчә, аны хуҗалар капкадан кертмәгәннәр һәм ул капка төбендә утырган килеш кенә сыра эчә дә, кире калага юл тота. Ләкин юлында ДПС машинасын күреп ала, инспекторлар аңа туктарга кушканны күргәч, ул туктамыйча китеп бара һәм идарәне югалтып, юл кырыена төшеп каплана. Бу шофер да 2022 елның 21 гыйнварында машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән була. Ләкин, шуңа да карамастан, ул автомобиль белән идарә итеп кенә калмыйча, руль артында алкогольле эчемлекләр кулланган килеш тә йөри. Балтач районы суды тарафыннан бу шофер да ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә, 200 мең сум штрафка тартыла һәм кыйммәтле чит ил машинасы дәүләт файдасына конфискацияләнә.

Хөкем карарлары әле үз көченә закон тарафыннан кермәгән, ләкин хөкүм карарын үтәтү прокуратураның контролендә булачак.

Нәтиҗә ясап нәрсә әйтеп була соң? Исерек шоферларны 30 мең сум штраф белән генә җиңеп булмый икән, бәлки инде җинаять җаваплылыгына тартылу һәм шуның нәтиҗәләре аларны «айнытып» җибәрер? Шушы ике очрак районыбыз шоферларына уйланырга җирлек булсын иде. Алкоголь белән автомобиль сүзләре параллель торсын, кисешмәсен!

Язманы газета өчен район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина белән Зәлия Фәйзрахманова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев