Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме
Бәйрәм уңаеннан барлык транспорт йөртүчеләргә дә имин юллар насыйп булсын дип телисе килә. Юл иминлеге кагыйдәләрен гаишниклар күрмәсә ярар иде, дип кенә түгел, көндәлек үтәүне үзләренә гадәт итсеннәр иде
«Тәртип бозучылар гына кимеми» – ди әңгәмәдәшебез, полиция майоры, район ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рафил Равил улы Шәймөхәммәтов
–Рафил Равилович, ЮХИДИда җитәкче булып эшли башлавыгызга быел җиде ел булган. Заман бит кызу темплар белән үзгәрә. Бу еллар эчендә сезнең система нинди үзгәрешләр кичерде? Эшли башлаган чор белән чагыштырганда хәзер аерма бармы?
– Аерма сизелә. Уңай үзгәрешләр дә бар, тискәреләре дә. Иң элек транспорт елдан-ел арта. Яңа төр технологияләр, яңа төр приборлар барлыкка килде, эшләү тәртибе дә үзгәрде. Мин эшли башлаган елларда әле полициягә хөрмәт зур иде. Хәзер кешеләр бик үзгәрде. Социаль челтәрләрнең йогынтысы зур. Алардан күреп, бездә дә, үзе тәртип бозса да, тизрәк видеога төшерә башлыйлар. Эшләү тәртибендәге үзгәрешкә килгәндә, ул елларда «Ватсап» төркемнәре бүгенгедәй көчле түгел иде. Хәзер шоферларның әллә ничә үз төркемнәре бар, алар кайда патруль хезмәте, кайда камера торганын бер-берсенә шунда ук хәбәр итә. Нәтиҗәдә, күзәтү булмаган урыннарда, курыкмыйча, салган баштан руль артына утыручылар барлыкка килә.
–Шушы кадәр тикшерү, юлларда контроль барын һәм кануннарның исерекләргә катгыйлыгын белә торып, руль артына салган баштан утыручыларны аңлап булмыйдыр.
–Нәкъ шулай. Штраф күләмнәре зур, ике елга правадан мәхрүм ителәләр, әмма аларга болар гына киртә була алмый, кызганычка. Исерек килеш техника белән идарә итүчеләр очрап тора. Алар гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтләре дә.
–Юлларда иминлекне тәэмин итү, һәлакәтләр санын киметү буенча сезнең алга конкрет бурычлар куела дип беләм.
–Бу уңайдан Рәсәй Федерациясе күләмендә 2019-2030 елларга эшләнгән «Сыйфатлы имин автоюллар» («Безопасные качественные автодороги») милли проекты гамәлдә. Безнең эшчәнлеккә шушы проект кысаларында бәя бирелә. Анда юл һәлакәтләрендә үлем очракларын киметү дигән өлеше бар. Конкрет максатлар билгеләнгән. Бездә, мәсәлән, ярты елга юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны бердән артырга тиеш түгел. Быел исә шушы чорга бездә ике үлем очрагы теркәлде: берсе – Карадуганда җәяүлене таптаттылар, икенчесе – Малмыж кешесе безнең территориядәге авариядә вафат булды. Үткән ел бу чорга ике ДТП булып, бер кеше үлгән, бер кеше тән җәрәхәтләре алса, быел, алты ДТПда, әйткәнемчә, ике кеше үлде, 7се төрлечә тән җәрәхәтләре алды. Статистиканы дәвам итсәк, шушы чорда барлыгы 2464 беркетмә төзелгән – бу күрсәткеч соңгы елларда бер чама бара, 41 кеше исерек килеш руль артына утырган. Алдагы елны бу чорга 44 очрак булган. Димәк, бу сан да әлләни кимеми.
– Социаль челтәрләрне сез дә үз эшчәнлегегездә кулланасыздыр?
– Әйе, безнең дә төрле төркемнәребез бар. Аларда бөтен яңалыкларны, кануннардагы үзгәрешләрне, шул ук вакытта рейдлар-тикшерүләр нәтиҗәләрен, ДТПларны куеп барабыз. Шул ук вакытта телеграм каналда исерек килеш руль артына утыручылар турында аноним сигналлар да кабул итәбез. Райондашлар бу күренешкә битараф булмасын, руль артына исерек килеш утыруның азагы бик күпләргә кайгы-хәсрәт китерәсен истә тотсын иде. Ул мәгълүматны фәкать без генә күрә алабыз, шуңа күрә анонимлык өчен борчылмасыннар иде. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: заманча үзгәреш-яңалыкларның безнең эшкә дә ярдәме зур, кыңгыр эшләрне дә ачарга ярдәм итә. Әйтик, инде барыбызга мәгълүм булган күчмә камераларга соңгы вакытта «Паутина» дигән программа кертелде. Аның нәтиҗәсендә әлеге камералар хәзер эзләүдә булган, теркәү үтмәгән, ориентировка бирелгән проблемалы техникаларны да «күрә», терки.
– Бер караганда, районда күчмә камера да эшләп тора, рейдлар да, «Тоннель» операцияләре дә үтә. Соңгысын алдан кисәтеп тә чыгасыз, әмма тәртип бозучылар кимеми дисез...
– Дөрестән дә, атнага бер тапкыр рейдка чыгабыз, айга бер «Тоннель» операциясе үткәрәбез. Сез әйткәнчә, алдан хәбәр дә итәбез, кайсы якта үтәсен генә әйтмибез. Гадәттә «Тоннель» операциясе ике сәгать дәвам итә, шул вакыт эчендә 10-14 тәртип бозу очрагы теркәлә. Әле соңгысында исерек килеш руль артына утыручы да очрады. Нинди тәртип бозулар күбрәк очрый дигәндә, иң күбе балалар креслосы һәм иминлек каешлары белән бәйле. Безне иң борчыганы: кайбер әти-әниләр берничә меңгә балаларга махсус креслоны да алалар, баланы да утырталар, тик иминлек каешларын эләктермиләр. Креслога бәйләми-эләктерми генә утырту бала өчен тагын да куркынычрак юкса. Кинәт тормозга бастың исә, биектә утыручы бала машинадан чыгып очарга мөмкин. Шулай ук рульдәге әниләрнең яшь баласын үз алдына утыртып бару очракларын да кабул итеп булмый. Янәсе, креслога утырмыйлар. Бу да бала иминлеге өчен иң куркыныч очракларның берсе. Безне шулай ук соңгы вакытта яңа төр техникаларның артуы шактый борчый. Төгәлрәге, алар белән бәйле юл иминлеге кагыйдәләрен бозуларның артуы. Соңгы елларда балаларга төрле зурлыктагы квадроцикллар, электросамокатлар, мопед-мотоцикллар алалар. Ә бит шул ук квадроцикллар юлда йөрмәгәндә генә спорт инвентаре санала, ягъни права кирәк түгел, ә юлда йөргән очракта права да, шлем да кирәк. 14 яше тулмаган балалар да олы юлда велосипедта йөрергә тиеш түгел. – Әти-әниләр нигәдер боларның барысын да истә тотмый: кыйммәт бәягә квадроцикл алса да, ул баласына шлем сатып алмый. Шул ук вакытта өлкәннәр үзләре дә төрле түбәсез тракторлар, мини-техникалар белән йөргәндә куркынычсызлык турында оныта. Республикада мондый төр техникалар белән аянычлы фаҗигалар булып тора.
–Профилактика буенча ниләр эшләнә?
–Бу юнәлештә без бигрәк тә балалар бакчалары, мәктәпләр белән күп эшлибез. Алар белән очрашуларга йөрибез, аңлатабыз, алар арасында төрле конкурслар, тәрбия чаралары үткәрергә тырышабыз. Ике елга бер мәртәбә районда тәрбиячеләр һәм балалар бакчалары коллективлары арасында «Яшел ут» конкурсы оештырыла. Каникуллар чорында елга дүрт тапкыр «Игътибар, балалар!» дигән профилактик чара, рәсем, җыр бәйгеләре үткәрелә. Конкурслар димәктән, Салавыч күп профильле лицееның яшь инспекторлары, ике ел рәттән шәһәр мәктәпләре белән көч сынашып, республикада икенче урынны яулады. Ел саен «Автоледи», «Автобабай» конкурслары, яшүсмерләр арасында бәйгеләр үткәрелә. Профилактика юнәлешендәге эшчәнлек «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет оешмасының Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Һадиева белән берлектә оештырыла.
–Үзегезнең коллектив белән дә таныштырып китсәгез иде.
–Штатта миннән башка тагын дүрт инспектор эшли: капитан Раниф Галимбәков, өлкән лейтенант Искәндәр Мөбарәкшин, лейтенантлар Булат Хәбибрахманов һәм Айрат Садыйковлар. Егетләргә эш фронты бик зур, җәйге чорда Сабантуйлар, авыл бәйрәмнәре, күләмле чаралар бик күп үтә, аларда юлдагы иминлекне кайгырту да безгә йөкләнә. Егетләр тәҗрибәле, тырышлар. Нагрузка тагын да зуррак булыр иде, ярый әле, Татарстан Президенты булышлыгы белән ике муниципаль инспектор штаты булдырылды. Алар да – Рузалия Галимуллина һәм Зөлфәт Нәбиевлар безнекеләр белән бергә патрульгә чыга, бездә штатта гына тормыйлар.
–Әңгәмәбез һөнәри бәйрәмебез алдыннан үткәрелә. Хезмәттәшләрегезгә, ветераннарыгызга ниләр әйтер идегез?
–Иң элек барысына да, хезмәтләре өчен, гаиләләренә аларны аңлаган өчен рәхмәт дияр идем. Алга таба да бергә-бергә аңлашып эшләргә язсын! Ә ветераннарыбызга килгәндә, без күп еллар тырышып эшләгән Әхмәт ага Мөхәммәтгалиев (мәрхүм), Фәргать Шәфигуллин, Габдулла Ганиев, Васил Ибраһимов, Рәлиф Галимуллин, Фәнил Минһаҗевларның хезмәтләрен онытмадык, һәрчак хөрмәт белән искә алабыз. Шөкер, алар белән әле дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Уртак бәйрәмебез белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез, әле күп еллар киңәшләре белән ярдәм итәрләр дип ышанабыз. Бәйрәм уңаеннан барлык транспорт йөртүчеләргә дә имин юллар насыйп булсын дип телисе килә. Юл иминлеге кагыйдәләрен гаишниклар күрмәсә ярар иде, дип кенә түгел, көндәлек үтәүне үзләренә гадәт итсеннәр иде. Шул чакта юлларыбыз имин булыр.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Бәйрәмегез белән сезне!
Әңгәмәдәш – Гөлсинә Яруллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев