Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бүгенге «Тоннель» һәм штрафтан качкан пассажир (+ фоторепортаж)

Бер пассажир хатын-кыз иминлек каешын куймау белән шоферны штраф түләргә мәҗбүр итте, әле үзе машинадан чыгып йөгерде дә.

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Нариман урамында ай саен үткәрелә торган «Тоннель» операциясе барды. Биредә район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән беррәттән участок вәкилләре дә эшләде. Барлыгы йөзләп машина тикшерелде.

Операция барышында 13 беркетмә төзелде, 7 шоферга — иминлек каешын куймаган, 1 шоферга — машина номеры укып булмаслык хәлдә булганы, 1 шоферга — телефоннан сөйләшеп барганы, 1 шоферга — җәяүлегә юл бирмәгәне, 2 шоферга — балаларны махсус креслода йөртмәгәне һәм 1 йөк машинасы шоферына йөк машиналарына керү тыелган җирдән йөргән өчен.

Әлбәттә, беркетмә төзүләре, штраф түләү бер дә рәхәт әйбер түгел, аңа да карамастан, шоферлар үз гаепләрен аңлап, закон тарафыннан шулай тиеш булуын кабул итәләр.

Ә менә бер пассажир хатын-кыз иминлек каешын куймау белән шоферны штраф түләргә мәҗбүр итте, әле үзе машинадан чыгып йөгерде дә.

Хөрмәтле җәяүлеләр, әгәр сез каядыр барганда машина туктатып, юлыгызны аның белән дәвам итәсез икән, иминлек каешыгызны тагып йөрегез. Такмаган очракта, бүгенге гүзәл зат кебек урам буенча йөгереп йөрүегез ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Тоннель»