Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Дагыстан хакимияте 15 августны матәм көне дип игълан итте

АЗСта шартлаудан соң 15 август Дагыстанда матәм көне дип игълан ителде.

Матәм көнендә республиканың бөтен территориясендә дәүләт әләмнәре төшерелә, мәдәният учреждениеләренә һәм телеканалларга күңел ачу чараларын һәм тапшыруларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Махачкаладагы АЗСта шартлау сәбәпле, 105 кеше зыян күргән, шуларның 30ы һәлак булган.

Үз чиратында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 70тән артык хезмәткәре Махачкалада янгын урынында корылмаларны тикшерүне һәм зыян күрүчеләрне эзләүне дәвам итә.

Дагыстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Абдулмөслим Абдулмөслимов медикларга, коткаручыларга һәм үз теләкләре белән булышучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Билгеләп үтелгәнчә, һәлак булганнарның гаиләләренә һәм барлык зыян күрүчеләргә Резерв фондыннан матди ярдәм бүлеп биреләчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матәм көне