Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Физкультура дәресендә йөгергәндә 12 яшьлек кыз үлгән

Укытучылар ашыгыч ярдәм чакырталар, табиблар килгәч реанимация үткәрә башлыйлар, әмма бик тырышсалар да кызның гомерен саклап кала алмыйлар.

14 март иртәсендә Санкт-Петербургның төньягында җиденче сыйныф укучысы физкультура дәресе вакытында үлгән. Бу хакта «Санкт-Петербург»телеканалы хәбәр итә.

Фаҗига шәһәрнең Выборг районы мәктәпләренең берсендә була.

12 яшьлек кызның иртәнге унынчы яртылар тирәсендә физкультура дәресендә йөгергәндә хәле начарлана. Укытучылар ашыгыч ярдәм чакырталар, табиблар килгәч реанимация үткәрә башлыйлар, әмма  бик тырышсалар да кызның гомерен саклап кала алмыйлар.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Яшүсмернең медицина картасында йөрәгендә функциональ тавыш булуы һәм атопик дерматиттан интегүе күрсәтелгән була. Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен кызның гәүдәсен моргка җибәргәннәр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9