Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Фура өч яшьлек малайны бәрдереп үтергән

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерү оештырылган. Әлеге хәлнең шартлары ачыклана.

Татарстанда йөк машинасы баланы бәрдерә, бала һәлак була. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Фаҗига Азнакай — Рус Акташы трассасының 62нче километрында була.

Беренчел мәгълүматларга караганда, 3 яшьлек малай әнисе белән юл читендә тукталган автомобиль салонында, ә әтисе юлның каршы ягында булган.

Кайсыдыр бер мизгелдә малай машинадан чыгып, әтисе янына йөгерә. Юлны чыкканда, аны Daewoo йөк машинасы бәрдерә. Алынган җәрәхәтләрдән бала урында ук үлә.

Юл-транспорт һәлакәте урынына Азнакай шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин килгән.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерү оештырылган. Әлеге хәлнең шартлары ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев