Гади саннар түгел, һәрберсендә кеше язмышы
Әлеге һәлакәттә ике шофер да төрле тән җәрәхәтләре алалар
Юлларда автомобиль инспекциясенең Балтач бү-лекчәсе хезмәткәрләре учас-ток вәкилләре белән берлектә дә, аерым да төрледән-төрле рейдлар, операцияләр үткәреп торуга карамастан, районыбыз юлларында бернинди кагыйдәләргә дә буйсынмыйча, үз гомерләрен кадерләмәүче шоферлар очрый. Әле Балтач Сабан туе көнне генә дә бассейн каршындагы җәяүле кичешендә бер малай сәпиденнән төшеп, юлны чыгарга тора. Баланы күргән шоферлар туктап, аны үткәрергә теләгән арада, бу машиналарның нигә туктаганын да уйларга теләмәгән бер шофер тизлек белән килеп, чүттән генә машинага бәрелмичә калды. Ә бит шундыйлар аркасында юл-транспорт һәлакәтләре гел булып тора һәм күбесенчә диярлек алар аянычлы тәмамлана.
2023 елның биш аена алынган саннарга күз салсак, безнең район территориясендә зыян күрүчеләр белән 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 10 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Әлеге юл-транспорт һәлакәтләренең 3се «Волга» федераль юлында, берсе Балтач-Шәмәрдән региональ юлында, өчесе тулай пунктлар эчендә булган. Аварияләрнең төрләренә килгәндә, ике очракта җәяүлене бәрдерү теркәлгән, бер очракта сәпидлене бәрдерү һәм дүрт һәлакәттә бәрелешү. Биш ай эчендә барлыгы 29 алкоголь кулланган шоферлар тоткарланган һәм бер исерек шофер аркасында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.
2023 елда Татарстан Республикасында каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү нәтиҗәсендә 115 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, 40 кешенең гомере өзелгән, 174е төрле тән җәрәхәтләре алган.
Транспорт чарасын узу кагыйдәләрен бозган өчен 5000 сум штраф яки 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Шул ук кагыйдә бозу кабатланган очракта, машина йөртү таныклыгы бер елга алына. Әгәр, әлеге кагыйдәне шушындый ук очрак өчен административ җәзага тартылган яки инде машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән яки хөкем ителгән шофер боза икән, ул кешегә инде 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Балигъ булмаган балалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, шуның икесе бала гаебе белән килеп чыккан. Шушы вакыт эчендә 16 яшькәчә булган 4 кагыйдә бозучы балага карата карточкалар тутырылып, алар исәпкә куелган.
Биш ай эчендә 2 балигъ булмаган бала мопед белән, бер бала квадрацикл белән идарә иткән өчен туктатылып, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенә исәпкә куелганнар. Искәртеп үтәсе килә, кагыйдә буенча мопедларда 16 яше тулмаган балаларга йөрү рөхсәт ителми. Ә мотоциклда бары 18 тулгач, махсус таныклык белән генә йөрергә ярый. Шушы урында минем сорау туа, әти-әни баласына мопед, квадрацикл, мотоцикл кебек транспорт чарасы алып биргәндә нинди уй идарә итә икән алар белән? Менә минем бала ничек «текә» дигәнме? Бала сорады, без алып бирергә тиеш дигәнме? Бер генә минут уйланып алыгыз әле, шушы транспорт чарасы белән идарә иткәндә нәрсә булмас? «Текәлек» ярдәм итәрме ул балаларның гомерен саклап калырга?
Алда китергән саннарның берсе дә гади түгел, аларның һәрберсендә кеше язмышы теркәлгән.
Май аенда районыбызда булган көчле юл-транспорт һәлакәтләренә тукталып үтик.
17 май көнне Балтач-Шәмәрдән автоюлының 100 чакрымында Шәмәрдән ягыннан Балтачка таба хәрәкәт итүче «Лада» автомобиле алдагы машинаны узарга чыгып, сул якка таба – Пүскән юлына борылып керүче машинага килеп бәрелә һәм «KIA JES» автомобиле юл астына чыгып оча. Нәтиҗәдә, «KIAJES» автомобиленең шоферы һәм «Лада»ның пассажиры төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатылалар.
26 май көнне бистәнең Ленин урамында «ВАЗ-31140» маркалы машина белән «Лада Гранта» автомобиле бәрелешә. Әлеге һәлакәттә ике шофер да төрле тән җәрәхәтләре алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев