Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Гашыйк парлар авариядә һәлак булган

Кiа Riо машинасы салондагы 18 яшьлек пассажир кыз урында ук үлә.

Башкортстанда коточкыч авариядә 22 яшьлек егет белән 18 яшьлек кыз һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 10 сентябрьдә була. «Уфа— Яңавыл» юлында Кiа Riо һәм Nissan X-Trail бәрелешә. Шаһитлар сүзләренчә, Кiа алдагы машинаны узар өчен каршы як полосага чыга, ләкин дистанция сакламау сәбәпле, зур тизлектә башка машинага бәрелә. Ике машина да юл кырыена төшеп китә, бик каты җимерелә.

Кiа Riо машинасы салондагы 18 яшьлек пассажир кыз урында ук үлә. Табиблар килгәндә, 22 яшьлек йөртүче егет исән була әле. Аны хастаханәгә алып китәләр, ул реанимациядә үлә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев