Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Һәлак булган кызга 14 яшь булган

22 июльдә билгеле булганча, үсмернең шәхесе ачыкланган.

21 июль көнне көндез 11:10 сәгатьтә Чаллыда Чулман проспектында юл-транспорт һәлакәте булган. 46 яшьлек машина йөртүче идарә иткән Фиат Дукато фургоны велосипедтан төшми генә баручы яшүсмерне бәрдергән.

Соңрак кыз алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә җан биргән. Аның үзе белән документлары булмаган, һәм шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе аның шәхесен ачыклауда ярдәм сорап социаль челтәрләр аша мөрәҗшгать иткән.

22 июльдә билгеле булганча, үсмернең шәхесе ачыкланган: һәлак булган кызга 14 яшь була. 

Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, көйләнмәгән (светофорсыз) җәяүлеләр юлыннан чыкканда, кыз велосипед өстеннән төшмәгән, һәм аңа фургон килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте сәбәпчеләренең гаебен тикшерү барышында ачыклаячаклар. ГАИ хезмәткәрләре искәртүенчә, җәяүлеләр кичүе аша чыкканда велосипедчы бары җәяүле буларак кына, ягъни велосипедтан төшеп кенә чыга ала.

Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев