Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Һәрбер транспортның үз кагыйдәсе

Скутер һәм мопед белән йөрүчеләр көннән-көн арта. Ләкин юл йөрү кагыйдәләрен үтәү автомобильчеләр кебек үк аларга да бик мөһим.

Шуңа да мопед яки скутер белән идарә иткәндә нинди кагыйдәләрне үтәү зарури булуы турында дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов җавап бирә:

– бу төр транспортларга 16 яше тулганнар һәм М яки башка төр категория йөртү таныклыгы булганнар гына утыра ала.

– Мопед һәм скутерда трассага чыкканда юл уртасыннан барырга ярамый. Кагыйдә нигезендә, мондый транспортлар юл читеннән генә хәрәкәт итәргә тиешләр.

– Мопедта яки скутерда барганда фараның якыннан күрсәтә торган уты янарга тиеш.

– Транспорт чарасында йөртүченең дә, пассажирның да шлем киюе мәҗбүри.

– Рульне ике кул белән тотарга кирәк.

– Бердән артык пассажир алырга ярамый.

– Скутер һәм мопедта пассажирларны йөртү ышанычлы аяк куйгычлар булганда гына рөхсәт ителә.

– Тавыш сигналы эшләмәгәндә, тормоз сис-темасы, тышкы яктырткычлар, двигатель төзек булмаганда, шиналар бозылганда әлеге төр транспортлар белән юлга чыгу тыела.

– Рафил Равилевич, әлеге юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлмәгән очракта нинди җәзалар каралган?

– Мопед һәм скутерны иярләүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен автомобиль йөртүчеләр белән бер үк тәртиптә административ җаваплылыкка тартыла. Шулай итеп, мопедны яки скутерны йөртү таныклыгыннан башка иярләүчеләр өчен 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф каралган (РФ административ хокук бозу Кодексының 12.7 маддәсе 1нче өлеше). Скутерда яки мопедта шлемсыз йөргән өчен мең сум түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев