Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ялгышлар кичерелми

Районыбызда 16 яшькәчә булган балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

31 август көнне юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов: «Иртәгә безнең Белем көне — 1 сентябрь, бездән зур җаваплылык сорый торган чорга килеп керәбез», дип башлады сүзне. Әйе, чыннан да, балалар белән бәйле юл травматизмын киметү максатыннан, ЮХИДИ хезмәткәрләре дә, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе дә, район эчке эшләр бүлегенең яшүсмерләр белән эшләүче инспекторлары да тәрбия һәм белем бирү йортларының үзләренә барып та, юлларда да төрле чаралар, рейдлар үткәрәләр. Ләкин аңа да карамастан, кайбер вакытта ваемсызлыклары аркасында яки шоферларның игътибарсызлыгы белән юл-транспорт һәлакәтендә балигъ булмаган балалар зыян күрә.

Быел 16 яшькәчә булган балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 8 ай эчендә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан 18 балага карточкалар тутырылган. Бу урында әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсе килә, баланың иминлеген саклау һәм аларга юл йөрү кагыйдәләрен искәртеп тору гаиләдән үк башланырга тиеш. Кайсы гына яшүсмер төрле транспорт чарасы белән идарә итеп карарга теләми икән? Ләкин, бу аның сәламәтлегенә һәм гомеренә зур куркыныч тудыра. Юл ялгышларны кичерми, шуны онытмыйк!

Район ЮХИДИ бүлегенең вакытлыча җитәкче вазифасын башкаручы Искәндәр Мөбарәкшин 8 айлык нәтиҗәләр белән таныштыруны көчле юл-транспорт һәлакәтләреннән башлады. Шушы вакыт аралыгында районыбызда андый 13 һәлакәт теркәлеп, аларда ике кешенең гомере өзелгән, 16 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Инде юл һәлакәтләренә тукталып үтсәк, аның 9ы торак пунктлардан читтә булган, өчесе Балтач бистәсенең төрле урамнарында килеп чыккан, ә берсе Кариле авылында теркәлгән.

Юл-транспорт һәлакәтләрен төрләргә бүлеп караганда, берсендә юлдан төшеп китү, алтысында бәрелешү, икесендә велосипедчыны бәрдерү һәм дүртесендә җәяүлене бәрдерү күзәтелә. Җәяүлене бәрдерү очрагы соңгы тапкыр 29 август көнне теркәлде. Ни кызганыч, җәяүле һәлак булды. 

Агымдагы елның 8 аенда булган аварияләрнең берсе алкоголь кулланган шофер гаебе белән килеп чыккан. Шушындый юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен ЮХИДИ инспекторлары һәм участок вәкилләре тарафыннан күләмле эш алып барыла һәм шуның нәтиҗәсе буларак быел алкогольле эчемлек кулланган 56 шофер туктатылып, беркетмә төзелгән. Аларның күпмесенеңдер инде эшләре район судында каралып, тиешле карар чыгарылды.

Бу язмадагы саннар кемнәрдер өчен сан гына булып кала, ә кемнеңдер гаиләсе өчен ул зур югалту алып килгән фаҗига. ЮХИДИ хезмәткәрләренең эшен һәм шул эшнең нәтиҗәсен күрә һәм бәяли белсәк иде. Алар шоферларны җәзалау өчен түгел, гомерләрен саклап калу өчен тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев