Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Яңа кагыйдәләр һәрбер шоферга кагыла

2024 елның 5 мартында Эчке эшләр министрлыгының 90нчы номерлы приказы нигезендә, административ регламентка үзгәрешләр кертелде. Машина йөртү таныклыгы алыр өчен һәм имтиханнар бирүгә кагылышлы әлеге приказ 1 апрельдән үз көченә керде. Хәзерге кагыйдәләр турында тулырак район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин таныштырып узды.

1. Имтиханнарны бирү срок-ларына кагылышлы булган үзгәрешләргә иң беренче чиратта тукталып үтәсе килә. Элек инде безнең имтиханны ничә тапкыр тапшырсалар да була иде, ләкин хәзер 3 мәртәбә биреп карап, бирә алмыйлар икән, кабат бирер өчен алты ай көтәргә кирәк була. Алты ай белән тугыз ай арасында тагын өч тапкыр имтиханны тапшырып карап була, әгәр аларын да бирә алмыйлар икән, тагын алты ай көтәргә кирәк булачак. 


2. Имтиханны бирү тәртибе буенча юл хәрәкәте кагыйдәләре (ПДД) өлеше шулай ук кала — 20 сорау, ике җавапта ялгышлык җибәрергә мөмкин. Ләкин бер үк блокта ике хата чыга икән, өстәмә сораулар бирелми, имтихан бирелмәгән булып санала. Әгәр һәрбер блог саен берәр хата булса, бишәр өстәмә сорау бирелә, әгәр аларына да җавап бирәләр икән инде, имтихан тапшырылган була.


Ә менә машина йөртүгә кагылышлы өлешенә кайбер үзгәрешләр керде, ул шоферлар файдасына эшләнгән. «Шәһәр» этабын үткәндә, элек 5 хата ясарга яраса, хәзер — җиде.


3. Алкоголь кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә карата да кырыс үзгәрешләр кертелде.
Мәсәлән, кешенең бөтенләй дә машина йөртү таныклыгы юк яки праваның срогы чыккан була, яки ул алкоголь кулланган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән була һәм шушы кеше руль артында исерек килеш эләгә. Монда булмаган машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп тә, штраф та билгеләп булмый, шуңа да мондый очракта җәза буларак, 10 тәүлеккә кадәр арест каралган. Бу кеше 10 тәүлеген утырып чыга иде дә, яңадан имтихан бирә ала иде. Ләкин хәзер мондый кешеләр 10 тәүлек утырып чыкканнан соң, бары тик бер елдан соң гына имтихан бирергә бара ала.


4. Чит илнең машина йөртү таныклыкларына (иностранные права) карата да үзгәрешләр керде. Элек бездә чит ил таныклыклары белән дә йөрергә ярый иде, ә шушы закон үз көченә кергәннән соң мондый мөмкинлек бетте. Мәсәлән, әгәр дә Россия шоферы чит илдә укып, машина йөртү таныклыгы алган һәм Россиягә кире кайткан икән, аңа үзебезнең илнең танык-лыгын алу өчен бер ел вакыт биреләчәк. Әгәр чит ил кешесе РФ территориясендә вакытлыча яшәү рөхсәте яки гражданство ала икән, ул да бер ел эчендә Россиянең машина йөртү таныклыгын алырга тиеш була. Имтиханда юл хәрәкәте кагыйдәләре (ПДД) өлешен генә бирәсе була, чөнки һәрбер илнеке ул төрлечә. Әгәр, 1 ел эчендә машина йөртү таныклыгы алыштырылмый икән, бу шофер бөтенләй дә правасыз йөрүче булып саналачак һәм аңа Административ хокук бозу кодексының 12.7 маддәсе 1 өлеше нигезендә штраф салыначак. Бу 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ бүлеге