Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Яшь инспекторларның ярты гасырлык юбилее (фото)

1973 елның 6 мартында юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары (ЮИД) оеша һәм быел алар үзләренең ярты гасырлык юбилейларын билгеләп узалар.

Районыбызның белем бирү учакларында әлеге отрядлар эшләп килә, балалар бакчаларында да малайлар һәм кызларның белемнәре төрле чаралар аша ныгытылып, алар инде бакчадан ук юл йөрү кагыйдәләрен белеп үсәләр. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ЮИДчыларның эше белән «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева танышып тора. Әлеге отрядта булган егет-кызлар алдына нинди максат-бурычлар куелуы турында да без Лилия Мөхәммәд кызы белән сөйләшеп уздык.

– Безнең Балтач районында төп һәм урта белем бирә торган 21 мәктәп бар. Аларда ЮИД отрядлары эшләп килә һәм 2022-23 уку елында 237 укучы әлеге отрядка йөреп, юл кагыйдәләрен өйрәнеп, аларны тиешле юнәлештә файдалану буенча зур эш башкарды. Һәр мәктәпкә дә ЮИД отрядларына формалар бирелде, аларның жилет, бейсболка һәм таныклыклары бар. Алар үзләреннән кечкенә балалар белән эшлиләр, аларның юлларда кагый-дәләрне бозмауларын тикшерәләр, шулай ук яктылык кайтаргыч элементлары бармы-юкмы икәнне карыйлар. Яшь велосипедчыларга 14 яшькәчә юлларда йөрергә ярамаганлыгын искәртеп, кагыйдәләрне үтәүләрен контрольдә тоталар. Балалар бакчаларына барып, андагы малайлар һәм кызлар белән төрле чаралар үткәрәләр, юл кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерәләр. Үзләренең агитбригада чыгышларын күрсәтәләр, – дип ЮИДчыларның эше белән якыннан таныштырып узды әңгәмәдәшем. – ЮИД турында нигезләмә бар, шуның нигезендә мәктәптә ЮИД отрядында ун баладан да ким булырга тиеш түгел, әгәр инде бала саны мөмкинчелек бирми икән, ун баладан кимрәк була ала. Һәрбер мәктәптә дә шушы отрядлар мәктәп директорының приказы нигезендә билгеләп куела. Укытучылар арасыннан аның җитәкчесе билгеләнә һәм командадагы укучылар арасыннан командир сайлап куела. Мәктәпләрдә оешкан әлеге отрядлар юлларда Дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге тарафыннан үткәрелүче рейдларда да катнашалар, шоферларны тизлекне саклап йөрергә чакыралар, балаларны махсус креслода гына йөртергә кирәклекне искәртәләр, елга ике тапкыр үткәрелүче «Игътибар, балалар!» һәм язгы-көзге каникуллар алдыннан үткәрелүче акцияләрдә катнашып, шоферларны юлда игътибарлы йөрергә чакыралар. Җәяүлеләр өчен яктылык кайтаргыч элементларның никадәр мөһим булуын аңлатып, аларны бүләк итеп тә бирәләр. Җәяүлеләрнең юл кагыйдәләрен үтәп йөрүләрен тикшереп, аларга махсус буклетлар тапшыралар. Әлбәттә, мондый чараларда катнашу укучылар өчен беренчедән, кагыйдәләрне исендә калдырырга зур мөмкинлек бирсә, икенче яктан, ул инде юлда җәяүле буларак та, машинада пассажир буларак та кагыйдәләрне саклау – гомерне саклап калуга тиң икәнне аңлап фикер йөртә.

Бу юнәлештә эшләүче иң актив мәктәпләр дип  Балтач гимназиясе белән Балтач мәктәбен атап үтәсем килә. Алар бер чара белән генә чикләнми, уку елы дәверендә күптөрле акцияләр үткәреп торалар. Балалар бакчалары арасында Салавыч һәм Кариленеке акцияләрдә актив катнашып киләләр.

Мәктәп, балалар бакчаларындагы чаралар, төрле рейдларда катнашудан тыш, ЮИДчылар өчен ел саен район күләмендә агитбригада һәм «Иминлек тәгәрмәче» конкурслары үткәрелә, соңгысында җиңеп чыккан команда район данын республика күләмендә якларга бара. Соңгы елларда Салавыч лицее командасы бу юнәлештә зур уңышларга ирешеп килә. Әлбәттә, бу уңышлар артында укытучының да, укучыларның да зур тырышлыгы тора. Отрядның җитәкчесе дә «Иң яхшы ЮИД отряды» һәм «Иң яхшы җитәкче» конкурсларында катнашып, үз көчләрен сыный алалар.

«Иминлек тәгәрмәче» конкурсына килгәндә шундый мөрәҗәгатемне җиткерәсем килә, катнашучылар күбрәк әзерләнсеннәр иде. Ел саен без әзерлекле килгән мәктәпләрне дә, килер алдыннан берәр атна гына алдан укучыларны сайлап алып, әзерлексез диярлек алып килгәннәрен дә күрәбез. Бу бит инде укытучы тарафыннан конкурска гына түгел, укучыларының юлда ничек йөрүләренә карата да салкын караш күрсәтүен белдерә. Тагын шуны да әйтәсе килә, әзерләнгәндә катнашачак дүрт бала белән генә түгел, күбрәк бала белән эшләсеннәр иде. Балалар белән никадәр күбрәк эшлисең, аларның хәтеренә кагыйдәләр шуның кадәр ныграк сеңеп кала, – диде Лилия Һадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев