Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮИД хәрәкәте белән «яшәүче» кешеләр эшләргә һәм үсәргә әзер

ЮИД хәрәкәте белән «яшәүче» кешеләр – иң якты, ачык укучылар, алар эшләргә һәм үсәргә әзер.

«Яшь инспекторлар хәрәкәте отряды – ул юл-транспорт травматизмын профилактикалау эшен оештыруда ярдәм итүче, үз мәктәп укучылары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалаучы укучыларның иҗади берләшмәсе. Безнең мәктәптә ЮИД «Светофор» отряды һәм түгәрәге эшләп килә. Мин әлеге отрядка инде өченче ел йөрим. ЮИД хәрәкәте белән «яшәүче» кешеләр – иң якты, ачык укучылар, алар эшләргә һәм үсәргә әзер. Өстәвенә, алар иҗади яктан гына түгел, интеллектуаль яктан да үсеш алган. Команданың бер өлеше булуымда педагог-оештыручы, отрядның җитәкчесе Алия Ибраһимова аерым роль уйнады. Ул һәрдаим безгә ярдәм итеп тора, киңәшләрен бирә. Без команда белән бергә кызыклы уеннар, сөйләшүләр оештырабыз. Балалар бакчасында төрле чаралар, театр күренешләре эшлибез, башлангыч сыйныф укучылары алдында чыгышлар ясыйбыз. Төрле семинар, чараларда, конкурсларда катнашабыз.
Минемчә, ЮИД отрядында булу яңа дуслар табарга ярдәм итә, шәхси үсеш, үз-үзеңне яхшырту һәм иҗади үсү өчен мөмкинлекләр ача».

Диләрә Гыймадиева,

Балтач урта мәктәбенең 8 б сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев