Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮИДчылар акцияләрдә актив катнашучылар (фото)

«ЮИД отрядындагы эшчәнлегебез юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, районда яшәүчеләргә шул кагыйдәләрне искәртүне үз эченә ала.

«Ерактан балкып тор!», «Җәяүле», «Бала – төп пассажир», «Игътибар – балалар!», «Балаларның киләчәге сезнең кулларда», «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел!» кебек акцияләрне актив рәвештә үткәреп торабыз. Шулай ук «Юл транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр көне»н һәм «Җәяүлеләргә багышлау» чараларыннан да читтә калмыйбыз. «ЮИД тавышы», «ЮИДның иң яхшы отряды», «Иминлек тәгәрмәче», юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча олимпиадаларда катнашабыз. Агитбригада белән балалар бакчаларына барабыз. Әлеге отрядка өч ел йөрү дәверендә мин үзебезнең отрядны һәм анда башкара торган эшләребезне бик яратып өлгердем һәм болар өчен педагог-оештыручы Равилә Шәриповага рәхмәтемне белдерәм».
Зарифа Махмутходжаева, Балтач гимназиясенең 7 б сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юид