Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл эшләре барган җирләрдә шоферлардан игътибар сорала

2023 елда шул сәбәпле республикада 22 кешенең гомере өзелгән.

Ел саен республикабыз юлларында меңәрләгән чакрым юллар эшләнә. Мондый участокларда алдан ук тиешле юл билгеләре куелып, алар ярдәмендә шоферларга юл эшләре баруын искәртеп, тизлекне киметергә, ә игътибарны арттыруны ассызыклыйлар. Ләкин шуңа да карамастан, мондый участокларда әледән-әле юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгып тора. 

2023 елда шул сәбәпле республикада 22 кешенең гомере өзелгән.

Районыбыз территориясендә дә һәрдаим юл эшләре алып барыла. Шоферларны мондый җирләрдә игътибар һәм сак булырга чакырып, район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары Рәниф Галимбеков белән Булат Хәбибрахманов Норма авылында шоферлар өчен махсус операция үткәреп, буклетлар тапшырып, аңлату эшләре үткәрделәр.

Хөрмәтле шоферлар, юл билгеләренә игътибарлы булыйк, һәрбер юл эшләре вакытлыча гына күренеш, шуңа да андый участокларда ашыкмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев