Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл фаҗигасе: 8 майда 9 яшь тулган булыр иде

Автомобиль белән идарә иткән хатын-кызга 36 яшь булган.

28 апрельдә, кич Югары Тәкермән һәм Түбән (Тауасты) Тәкермән авыллары арасында юл һәлакәте булды. Ике юл арасындагы дамбадан барган малайларны "Тойота Камри"да барган хатын-кыз бәрдереп үтерә.

Соңрак малайларның барлыгы 5 булганлыгы, икесенә зыян килмәве турында да хәбәрләр чыкты. KazanFirst язуынча, үлгән малайларга 8, 13, 17 яшь булган.  Аларның берсенең 8 майда туган көне булган, аңа 9 яшь тулыр иде.

Фаҗигадә һәлак булган 13 яшьлек малай исә ярты ай элек 13 яшен билгеләп үткән булган. Малайлар Чаллыда яшәгән. Алар ялларга әбиләренә кунакка кайткан булган.

Минзәлә районы прокуроры вазифаларын башкаручы Тимур Габдуллин хәбәр иткәнчә, автомобиль белән идарә иткән хатын-кызга 36 яшь булган.

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев