Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, берсе үлгән

Әлеге уңайдан тикшерү оештырылган.

Тукай районында, М7 «Волга» трассасында Hyundai Solaris һәм «ГАЗель» бәрелешкән. Нәтиҗәдә, өч кеше зыян күргән, берсе үлгән, прокуратура тикшерү эшен башлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Тукай районы прокуроры Руслан Галиев хәбәр итте.

Якынча мәгълүматлар буенча, Hyundai Solaris автомобиленең 67 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «ГАЗель» белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, өч кеше, шул исәптән алты яшьлек бала зыян күргән. Hyundai Solaris автомобиленең йөртүчесе ашыгыч ярдәм каретасында җан биргән. «ГАЗель»нең йөртүчесе һәм пассажиры җитди җәрәхәтләр алмаган.

Әлеге уңайдан тикшерү оештырылган. Авариянең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр иттеләр прокуратурада.

Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев