Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл кагыйдәсен нык бел!

ЮХИДИ хәбәр итә

Хәзерге заманда автомобиль транспорты хәрәкәте арту сәбәпле, юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү проблемасы аерым зур әһәмияткә ия. Хәрәкәт иминлеге күбесенчә автомобиль йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең юлдагы хәрәкәттә үз-үзләрен дөрес тоту культурасына бәйле. Балаларның сәламәтлеген һәм тормыш иминлеген саклау, алар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча эшне балалар бакчасыннан ук башлау мөһим. Кариле балалар бакчасында юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Балалар бакчасының еллык планы нигезендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән дә очрашып торабыз. Шундый очрашуларның берсе ноябрь аенда булып узды. Кичәбезгә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиеваны чакырып, «Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!» дигән уен-сәяхәт тамашасын тәкъдим иттек. Башка еллардан аермалы буларак, бәйрәм иртәсендә балалардан тыш әти-әниләребез дә катнашты. Без, балалар белән бергәләп, юл эзләп йөрүче Буратиноны мәктәпкә озатып куйдык. Балалар сәяхәт вакытында юлларда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә алып, төрле ситуацияләрне чиштеләр. Автомобильдә һәрвакыт махсус креслога утырып, иминлек каешын эләктереп йөрү мәҗбүри икәнлегенә тагын бер кат төшенделәр. Җәяүлеләр кичүеннән чыккан вакытта телефоннан сөйләшмәскә, сул һәм уң якка карап, әти-әнинең кулына тотынып чыгарга кирәклеге искә төшерелде. Шулай ук караңгы вакытта җәяүлеләрнең киемнәренә яктылык кайтарткыч элементлар тагып йөрү мәҗбүри булуы аңлатылды. Балаларга 14 яшьтән велосипедта үзең генә йөрергә рөхсәт ителүен, башка шлем, терсәк һәм тезләргә саклагычлар кирәк булуын искә төшердек. Җәяүлеләр кичүендә велосипед белән ничек чыгарга кирәклеге турында да сөйләшенде. Бәйрәм иртәсе җыр-биюләр белән үрелеп барды. Лилия Һадиева тарафыннан балалар бакчасында ел дәвамында үткәрелеп килүче чаралар уңай бәяләнде. Ул үз чиратында очрашуда балаларга юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча өстәл уеннары, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ел саен бакчабызга нәниләр килә һәм безнең  бурыч – аларны тормышка әзерләү. Шуны ассызыклап үтәргә кирәк: бары тик балалар бакчасы һәм гаиләнең уртак тырышлыгы белән генә балаларны киләчәк тормышларында кирәкле юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өйрәтергә мөмкин.

Гөлназ Гатауллина,

Гөлүсә Фәйзрахманова,

erid: 2Vtzqv1AZW9

Венера Габдрахманова,

Рузилә Шәрипҗанова,

Зөлфия Габдрахманова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9