Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар арттырыла

Штрафны тиз түләгәндә ташлама күләме үзгәрәчәк, ә акчалар юлларны ремонтлауга юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә «Ведомости».

2025 елның 1 гыйнварыннан Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар арттырылырга мөмкин,  дип яза Шәһри Казан.

Хәзерге вакытта Хөкүмәттә административ хокук бозулар турындагы Кодекска төзәтмәләр кертү буенча проект әзерләнә. Яңа кагыйдәләр нигезендә, куркынычсызлык каешын такмаган өчен штраф 1000 сумнан 1500 сумга кадәр артачак. Исерек килеш машина йөрткән өчен, автомобиль белән идарә итүне исерек хәлдә булган затка тапшырган һәм медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен штраф 30 000 сумнан 45 000 сумга кадәр тәшкил итәчәк. 

2023 елның 1 гыйнварыннан тизлекне арттырган, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, билгеләрне игътибарсыз калдырган өчен штрафлар күләме яңадан каралачак.

erid: 2Vtzqwgny8L

Яңа штрафлар гамәлгә кергән очракта, 500-5000 сум урынына 750 сумнан 7500 сумга кадәр тәшкил итәчәк. 
Моннан тыш, штрафны ташлама белән түләргә мөмкин булган вакыт та үзгәрәчәк. 1 гыйнвардан автомобильчеләр штраф суммасының 75 процентын түли алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф

erid: 2Vtzqv1AZW9